Мөслимдә игелекле йөрәкле кешеләрне бүләкләделәр
"Мизгел" яшьләр үзәгендә районда волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин, Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов, волонтерлар катнашты. Чара кысаларында "Мизгел" яшьләр үзәге тарафыннан игълан ителгән "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурс җиңүчеләре бүләкләнде. Бәйге кысаларында 91 акциясе үткәрелеп, аларда 1400 дән артык кеше...